20 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
KazanForum да дөньяның 93 иленнән катнашачаклар
12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумынында дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
Бишкәктән татар теле укытучысы: «Яшьләр татарчаны Казанга укырга китү өчен өйрәнә»
Бөтендөнья «Туган тел» җыенына төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашып, анда татар телен өйрәтү мөмкинлекләре турында кызыксындык.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советы депутатлары Лисичанск һәм Рубежноега 1,5 тонна гуманитар ярдәм тапшырды
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды. Сәфәрдә аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков озата йөрде, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Яхшы күрше – чын бәйрәм: Татарстанда «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк
Гармуныңны ерак алып куйма, күрше! Татарстанда узган ел башланган «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк. Ишегалларында, парк һәм скверларда иң яхшы бәйрәм оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаганнар инде. Финанс ярдәменең гомуми күләме – 40 миллион сум. Быел фестивальне «мирас» төшенчәсе белән дә баетачаклар. Күршеләрне ни көтә?
-
Яңалыклар
Чаллыда эшләүче хирург, донор булып, ике кешенең гомерен саклап калган
Кама балалар медицина үзәге табиб-хирургы Альберт Душко үзе моны һич тә батырлыкка санамый. Сиңа шалтыратып ярдәм сорыйлар икән, ничек риза булмыйсың ди?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Рим Гыйниятуллинның туганнарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
Милли җәмәгатьчелек зур югалту кичерә. Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Советы Рәисе Рим Гыйниятуллин вафат. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул сәбәпле мәрхүмнең якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
Яңалыклар
Илгиз Халиков: «Тукай иҗаты татар җанын, фәлсәфәсен аңларга өйрәтә»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Әле хезмәтләр барысы 3 меңнән артык данәдә бастырылган. Аның белән Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында бушлай танышырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Ике «больничный» алуның шартлары турында сөйләделәр
Берьюлы ике килешү – хезмәт килешүе (төп эш урынында төзелә) һәм граждан-хокукый килешү (төп эш урыныннан тыш, әле тагын кайдадыр эшләүчеләргә төзелә) буенча эшләүчеләр «больничный» буенча ике тапкыр түләү алуга хокуклы. Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая «ТАСС» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсе хакиме белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсе хакиме Муротҗон Азимов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында яңгыраган төп фикерләр
Әлифбаны милли мирас дәрәҗәсенә күтәрмәкчеләр. Бакчада туган телне өйрәткәндә, үзебездә җитештерелгән уенчыкларны куллану мәҗбүри булачак. «Татар яңарышы» кебек яңа проектлар телебезнең дәрәҗәсен тагын да күтәрә алачак. Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында милләт баласын тәрбияләү турында сөйләштеләр. Анда яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Яңалыклар
Мошенникларның картада күпме акча барлыгын ничек белүләрен аңлаттылар
Мошенниклар, акча урлаганчы, махсус ысул белән, банк картасындагы балансны ачыклый. Бу хакта «Российская газета» хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалану буенча көрәшү идарәсе белгече сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Запашный: «Тамашачылар залына сикереп чыккан юлбарыс кешеләргә ташланырга мөмкин иде»
Россия халык артисты Аскольд Запашный Ростов-Дон шәһәре циркында юлбарысның тамашачылар залына сикереп чыгуына бәйле хәлне аңлатып үткән. Аерым алганда, ул «АиФ» хәбәрчесенең: «Ерткыч кешеләргә һөҗүм итә алырга мөмкин идеме?» – дигән соравына җавап биргән.
-
МӨҺИМ
«Дүрткуллап алабыз!» ВТ журналисты вакансияләр ярминкәсендә эш эзләде
Бүгенгә мин – ун ел элек филология факультетын тәмамлаган, өч җирдә эшләп караган, икенче бала белән декреттан эшкә чыгарга уйлап йөрүче әни. Элеккеге эшемә кайтасым килми, яңасын табасы иде. Кайсыгызның кулы җылы, дигәндәй, бу багажым белән кайсы оешмага эшкә алырга әзерләр? Күпме акча вәгъдә итәләр? Казанда узган вакансия базарыннан җанлы репортаж.
-
Җәмгыять
Рамил Исламов: «Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь»
Заманында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язып калдырган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Central Asia» күргәзмәсе белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Central Asia» күргәзмәсен карап чыкты. Татарстан Республикасы форумда үз стендын тәкъдим итте, анда 18 компания урнашкан. Чарада барлыгы республика эшлекле даирәләренең 120дән артык вәкиле катнаша, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.